Ел саен Яңа ел алдыннан өстәмә пенсия бирү турында закон проектын Думага керттеләр
Документ парламентның түбән палатасының электрон базасында урнаштырылган.
Владимир Жириновский җитәкчелегендәге ЛДПР фракциясе депутатлары ел саен Яңа ел алды пенсия түләве турында закон проектын Дәүләт Думасына кертте.
Аңлатма язуында пенсиягә чыккан РФ гражданнарына Яңа ел бәйрәмнәрен лаеклы билгеләп үтү өчен һәр декабрь саен өстәмә түләү тәкъдим ителә.
«Закон проекты пенсионерларга Яңа ел алдыннан ел саен бирелә торган пенсия түләве рәвешендә матди ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. 2021 ел нәтиҗәләре буенча инфляциянең 9 процент тирәсе югары дәрәҗәсе пенсионерларның керемнәре күләменә бик тискәре йогынты ясый», — дип билгеләп үтте инициатива авторлары.
Түләүне барлык эшләүче һәм эшләмәүче иминият пенсияләрен, дәүләт пенсия тәэминаты һәм хәрби пенсияләрне алучылар өчен кертергә тәкъдим ителде.
Аның күләме «әлеге пенсия түләвен бирү вакытында кешенең алган пенсия күләменә туры китереп бирелә», диелгән документта.
Әлеге социаль ярдәм чарасын, Россия Пенсия фондына бирелә торган акчаларны җәлеп итеп, федераль бюджет акчалары хисабыннан финансларга тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев