Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ренат Ибраһимов: Ислам диненә татар теле аша килдем

Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ренат Ибраһимов ислам диненә татар теле аша килүен әйтте. Соңыннан, динне тирәнтен өйрәнгәндә, рус телендә чыккан китапларга таянырга туры килде, диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

 

"Ислам дине миңа татарча, әбием аркылы иңде", - диде ул  Мәскәүдә Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсен тәкъдим итү уңаеннан оештырылган чарада. Ренат Ибраһимов бу бәйрәмгә шәрәфле кунак буларак чакырулы иде.

Яңа татарча басма турында фикерен белдереп, артист китапның телен аңлауда кыенлыклар кичерүен әйтте. "Әдәби телне аңлавы миңа авыррак", - диде ул.

Ренат Ибраһимов, динне тирәнтен өйрәнгәндә, рус телендәге китапларга таянганын әйтте. Татарстан мөфтияте тарафыннан Коръән мәгънәләренең русчага тәрҗемәсе әзерләнү хәбәрен ишеткәч, моңа шатлануын белдерде.

  •     Ренат Ибраһимов утыз елдан артык ислам динендә.  

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/17/195515/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев