Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, табигатькә карата сак булыйк, "Чыршы" операциясе барганын онытмыйк

Урман хуҗалыгы министрлыгы 2021 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан республикасында «Чыршы» оператив-профилактика чарасы үткәрә.

"Чыршы" операциясе барышында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмый калу максатыннан,  урманнарда  даими рәвештә тикшерү алып барылачак. 

 Урман утыртмаларын законсыз кисү, аларга зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып алу гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфасы булган затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, законсыз агач кискән кисүче урманга китергән зыянны капларга тиеш булачак, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.

Урман законнарын бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук 8 (843) 221-37-95 номеры буенча  республика «Урман янгыннарын сүндерү үзәге»нең  төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин.

Шулай ук, урманда ауган агачларга бәйле күп санлы мөрәҗәгатьләргә  җавап итеп, урман хуҗалыгы министрлыгы  аңлатма бирде: гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен ауган агачларны ирекле җыя ала. «Ауган агач» дигәндә, көчле җил, буран яисә күпләп яуган кар нәтиҗәсендә җиргә сынып төшкән, ләкин диләнке эшләре уздырылган урыннарда агач кисү калдыклары булып тормаган корыган ботаклар яисә агач кәүсәләре турында сүз бара.

Андый агачларны, урмандагы агачларны кисмичә, бары тик кул көче белән кулланыла торган инструментлар, җайланмалар һәм механизмнар (балта, кул пычкысы) ярдәмендә генә җыярга ярый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев