Татар җыр сәнгатенең иң популяр җырчыларыннан берсе булган Ришат ТӨХВӘТУЛЛИНны Казанда тоту бик авыр. Интервью алу икеләтә катлаулы, чөнки һәр сәгате, һәр минуты алдан язылган. Бу юлы әңгәмә алыр өчен очрашу көнен билгеләгәнче дә ике ай вакыт узып киткән икән. Һәм, ниһаять, җырчы Санкт-Петербургтагы гастрольләрен тәмамлап, туган якларына кайткач, аның...
Татар җыр сәнгатенең иң популяр җырчыларыннан берсе булган Ришат ТӨХВӘТУЛЛИНны Казанда тоту бик авыр. Интервью алу икеләтә катлаулы, чөнки һәр сәгате, һәр минуты алдан язылган. Бу юлы әңгәмә алыр өчен очрашу көнен билгеләгәнче дә ике ай вакыт узып киткән икән. Һәм, ниһаять, җырчы Санкт-Петербургтагы гастрольләрен тәмамлап, туган якларына кайткач, аның белән очрашып сөйләшергә насыйп булды.
- Ришат, син сәхнәгә тәүге адымнарыңны атлаганда ук сыйфатлы, яхшы җырларга өстенлек бирүеңне, үзеңә дә, иҗат коллективыңа да зур таләпләр куюыңны билгеләп узып, шуңа басым ясадың. Елдан-ел популярлыгың артуыңның, дәрәҗәң үсүеңнең дә сәбәбен шушында дип уйлыйм. Үзең ничек бәялисең?
- Беренчедән, безнең тамашачы - татар дөньясына битараф булмаучылардыр дип уйлыйм, чөнки минем концертларда миллилек беренче урында тора. Тамашачыларның күпчелеге - халык җырларына битараф булмаучылар. Гаиләләре, балалары белән дә килүчеләр шактый. Андыйлар: «Ул-кызларыма дөрес тәрбия бирергә телим», - диләр. Тере тавыш, көчле музыкантлар, профессиональ биючеләр булган концертка үзен хөрмәт иткән халык йөри. Ә без нәкъ шуның белән шөгыльләнәбез. Тамашачылар аны аңлыйдыр, дип ышанасы килә. Бу башка коллективларга караганда, нык сизеләдер дип уйлыйм. Мин, мәсәлән, беркайчан да фонограммага авыз ачып торган җырчының концертына бармас идем. Барып карасам да, кабат йөрмәс идем. Чөнки ул тамашачыны дөрес юлдан алып бармый.
- Ришат, татар телен укыту мәсьәләсенә карата да синең фикереңне беләсе килә. Сез, җырчылар, халык арасында иң күп булучылар. Татар телен саклауга керткән өлешеңне ничек бәялисең? Әгәр татар теле мәктәпләрдә укытылу кимесә яки бөтенләй бетсә, эстраданың киләчәген ничек күрәсең?
- Шоу-бизнес вәкилләре арасында «Артистлар татар телен саклый» дигән төркем оештырылган иде. Аннан соң бер төркем җырчылар Бауман урамында «Туган тел» җырын да башкардылар. Минемчә, аны бер көн чыгып җырлап кына әллә ни үзгәрми. Бу хакта үзләренә дә әйттем. Ул кемгәдер ошады, кемгәдер юк, әлбәттә. Татар сәнгатен «Туган тел» җыры белән генә саклап булмый. Бу эшне даими эшләргә кирәк һәм моны беренче концертларымнан ук башкарам. 2012 елдан бирле үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, традицияләрне саклау өстендә эшлим. Моны без җыр, бию, сценарий, сәхнәдә әйтелгән һәр сүз, фикер аша җиткерәбез. Россия шәһәрләрендәге тамашачылар, бер-ике генә булса да, халык җырын ишетә ала. Бу - татар теленә зур пропаганда. Шунысын әйтә алам: татар теле беркайчан бетмәячәк. Минем бу мәсьәләдә хәтта күңелгә шик кертәсем дә килми. Элек интернет та, телевидение дә булмаган. Ләкин шулай да тел бетмәгән. Аны бөек җырчыларыбыз, сәнгать, мәдрәсә саклап калган. Эстрада җырчыларының рус телендә җырлауга күчүләре, рус артистларына охшарга тырышулары миңа беркайчан да ошамады. Шуңа күрә мин үз юлым белән барам. Аларга да үзебезнең җырларыбыздан баш тартмаска киңәш итәм. Миңа: «Нишләп болай җырлыйсың», «Нишләп тегеләй итмисең?» - дип «яхшы» киңәшләрен бирүчеләр күп булды. Ләкин катгый рәвештә үз позициямдә торам: мин дә җырламасам, халык җырларын тагын кем башкарыр? Шулай да мәктәпләрдә татар теле укытылмаса, бу - зур фаҗига. Ләкин мондый кара эшне эшләр өчен нинди дошман, нинди кара көч булырга кирәк? Безнең андый дошманнарыбыз юктыр дип ышанасы килә.
- Кайбер җырчылардан: «Тере тавышка өч-дүрт көн тоташ концерт кую мөмкин түгел», - дигән фикер ишеткәнем бар. Моңа ничек карыйсыз?
- Беренче елны ике концерттан соң тавышым «утырды». Өченче концертны көч-хәл белән җырлап чыктым. Шуннан соң ул өч концерт - бишкә, аннары унга әйләнде. Хәзер тоташ егерме көн концертлар куябыз. Сүз, әлбәттә, тере тавыш турында бара. Инде аннан соң үзең дә өйрәнәсең, тавыш ярылары да ныгый. Шулай да төрле хәл булырга, салкын да тияргә мөмкин. Авырып киткәндә дә тиз арада дәваланырга тырышам. Гомумән, тавыш ярыларына көч куймыйча гына җырлый белергә кирәк. Үзеңне саклап җырлаганда, аның бернинди дә куркынычы юк. Җырчы көн саен дөрес җырлаган очракта, тавыш арырга тиеш түгел.
- Концертларыңнан тулысынча канәгатьлек кичерәсеңме?
- Юк. Биш-алты ел эчендә ике тапкыр гына канәгать булганым бар. Ул күп нәрсә белән бәйле. Тавышның сыйфатына, тавыш операторының, алып баручыларның, биючеләрнең эше белән дә бәйле. Куелган бурычларыбызны барыбыз да 100 процент башкарганда гына канәгатьлек хисе кичерергә мөмкин. Ләкин андый чаклар бик сирәк була.
- «Солянка» концертларына мөнәсәбәтең ничек?
- Мин аларда катнашмыйм. «Татарстан-Яңа Гасыр» каналы белән хезмәттәшлек итәм. Ул минем үземә дә зур мөмкинчелек, чөнки аны бөтен дөнья татарлары карый һәм ул тамашалар зур тантана кебек уза. Мин аларны «солянка» концертлары дип әйтә алмыйм. Ә «солянка»да ун җырчы җыела да, кемнең нәрсә җырлыйсын урында гына хәл итеп, чыгып җырлыйлар. Андый әйберләрдән мин, әлбәттә, баш тартам. Чөнки сыйфатсыз, мәгънәсез концертларны яратмыйм.
Нет комментариев