Үрнәк авылында яшәүче Нәкыя апага 95 яшь тулды
Шушы көннәрдә Үрнәк авылында гомер итүче Нәкыя Әблязовага 95 яшь тулды.
Нәкыя апа – сугыш ветераны, сугышта катнашучының тол хатыны, биш бала анасы. Тормышта аңа да бик күп авырлыклар, сынаулар аша узарга туры килгән. Авыр хезмәт, ачлык-ялангачлык аны да читләп узамаган. Шулай да, бернигә дә карамастан, Нәкыя Аблязова шатланып гомер кичерә, яшәү ямен, тормышка якты һәм изге карашын саклап яши. Язмыш та аңа шулай ук җавап бирә. Бу аның яшәү һәм озын гомерле булу середер мөгаен.
Инде шактый өлкән яшьтә булуга карамастан, ул бик актив, аралашырга, кунаклар каршы алырга ярата. Зур юбилее уңаеннан да аның йортында күпсанлы котлау үзләре яңгырап торды. Үз тәбрикләүләрен юбилярга “Исток-Башлангыч” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре җиткерделәр. Ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен олугъ юбилейлары белән котлау “Сугышның йөзе хатын-кызларныкы түгел” проекты кысаларында инде матур бер традициягә әверелде.
Фото: "Исток-Башлангыч"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев