Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия халкы ничә мең сум пенсияне яшәү өчен лаеклы дип саный ?

SuperJob сервисы уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча,

Россия халкы уртача 43 мең сум пенсияне яхшы дип бәяләгән, бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 8 процентка арткан.

Сораштыруда барлыгы 32 мең кеше катнашкан. 24 яшьтән яшьрәк кешеләр аена 35,8 мең сум пенсия өчен җитәрлек дип әйткән, ә 45 яшьтән өлкәнрәк респондентлар 45 меңнән артык сумманы атаган.

Зур шәһәрләрдә яшәүче кешеләр пенсиягә чыккач эшләрен калдырып китәргә ризалыгын белдергән. Мәскәүдәге респондентлар 48 мең сум пенсияне лаеклы сумма дип саный, ләкин әлеге кешеләрнең 25 проценты гына шул акчага яшәргә әзер.

Санкт-Петербургта пенсиягә чыкканнан соң җирле халык 47 мең сум алырга тели. Шул ук вакытта пенсиягә генә яшәргә риза булган шәһәр халкының саны 15 проценттан 26 процентка арткан.

Бары тик пенсия акчасына гына яшәргә әзер булган кешеләрнең күбесе — Кировта (35 процент) һәм Волгоградта (32 процент) булган, ә иң азы Екатеринбургта (16 процент) теләк белдергән. Ижауда яшәүчеләр лаеклы пенсия дип 39,4 мең сумны, ә Киров халкына 39 мең сумны атаган.

Казанда яшәүчеләр 41,9 мең сум пенсияне лаеклы дип саный.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев