Россия мәгариф министры мәктәпләрдә смартфоннарны тыю тәкъдимен хуплаган
(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Россия мәгариф министры Ольга Васильева мәктәпләрендә смартфоннарны тыю тәкъдимен дөрес дип саный. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
“Иртәме-соңмы, француз коллегаларыбыз кебек үк, без дә моңа килербез дип саныйм”, - диде Ольга Васильева җомга көнне Гомумроссия ата-аналар җыелышы барышында.
Министр кайбер Россия мәктәпләрендә укучыга телефонын куеп тора торган махсус тартмалар булуын өстәп әйтте. Шулай ук ата-аналар укытучы белән бәйләнешкә керә ала торган махсус сигналлы контроль телефон булуын җиткерде.
“Сорау туа: барысы да бар икән, нигә [смартфон]? Тулысынча җиһазландырылган сыйныфлар, сыйныфларда планшетлар бар икән?”,- диде министр.
Франциядә мәктәп укучыларына дәрес вакытында шәхси мобиль җайланмалардан файдалануны тыя торган закон проекты кабул ителгән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/31/170699/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев