Быел ноябрь аеннан аз тәэмин ителгән гаиләләр өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен пособиены гадиләштерелгән схема буенча алачак. Боерыкны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
«Хәзер гражданнарга түләүне рәсмиләштерү өчен алиментлар турындагы мәгълүматларны үз эченә алган документларны тапшырырга туры килмәячәк», - диелә Министрлар Кабинеты сайтында.
Дәүләт органнары бу мәгълүматларны ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша алачак.
Ай саен бирелә торган пособиеләр Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча 2020 ел башыннан кертелде, 1 июньнән аларны аз керемле гаиләләр ала башлады. Түләү күләме балалар өчен төбәк яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә - бу РФ субъектына карап, бер балага якынча 5,5 мең сум тирәсе туры килә.
Гаиләләр пособиене дәүләт хезмәтләре порталында яки күп функцияле үзәкләрдә шәхси кабинет аша рәсмиләштерә ала.
Нет комментариев