Россиядә кышның җылы килүе аркасында җылылык бәясен яңадан исәпләячәкләр
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә кышның җылы килүе аркасында җылылык бәясен яңадан исәпләячәкләр

Россиядә кышның җылы килүе аркасында җылылык бәясен яңадан исәпләячәкләр. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

 

Министрлыкта белдерүләренчә, бу әлеге хезмәткә түләүләр гомумйорт счетчиклары буенча түгел, ә ел дәвамында тигез күләмдә исәпләнә торган төбәкләрдә яшәүчеләргә кагыла.

Дәүләт Думасы депутатлары федераль ведомство башлыгы Владимир Якушевка кышның җылы килүенә бәйле рәвештә торак-коммуналь хуҗалык тарифларын индексацияләмәү үтенече белән хат юллаган иде инде.

РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җиткәчесе Роман Вильфанд белдергәнчә, аномаль кышның сәбәбе – Атлантикадан килгән җылы һава массаларының Себердән салкын һаваны кысрыклап чыгаруында.

Сүз уңаеннан, быелгы кыш 145 ел дәвамында үткәрелгән күзәтүләр буенча иң җылысы булган.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев