Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә укучылар тарихны беренче сыйныфтан өйрәнә башлаячак

Россия мәктәпләрендә тарихны беренче сыйныфтан өйрәнә башлаячаклар.

Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Без тарих саклансын өчен барысын да эшләячәкбез. Мин мәктәпләрдә беренче сыйныфтан ук тарихи белем бирә башлау турында карар кабул иттем», - диде министр.

Хәзер Россиядә укучыларга тарихны бишенче сыйныфтан укыталар.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин «Дөреслектә-көч!» I Бөтенроссия форумында катнашучыларны сәламләде. Анда Россиянең 30 төбәгеннән мәктәп укучылары катнаша.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих фәне