Рөстәм Миңнеханов: Безнең республика беренче югалту кичерде
Түбән Камада туып-үскән якташыбыз Илнур Сибгатуллинның һәлак булуы турында хәбәр ителә.
Хәрби бурычын үтәгәндә Түбән Кама егете Илнур Сибгатуллин һәлак булу сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу белдерде.
«Кызганычк, безнең республика беренче югалту кичерде. Түбән Камада туып-үскән якташыбыз Илнур Сибгатуллинның һәлак булуы турында хәбәр тирән кайгы белән кабул ителде. Хәрби бурычын үтәп, сержант-контрактчыбыз батырлык үрнәге күрсәтте. Аның үз тормышын Ватанга хезмәт итүгә багышларга карар кылуы — үз халкының лаеклы улы булу билгесе», — диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев