Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов Минзәләгә самолет һәлакәткә очраган урынга килде

Һәлакәткә очраган самолет бортында 23 кеше булган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районында L-410 самолеты һәлакәткә очраган урынга китте, дип хәбәр итте Президентың матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Фаҗига турында хәбәр 9.11 сәгатьтә килде, самолет бортында 23 кеше булган. Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗигадә уналты кеше һәлак булган. 

Самолет һәлакәтендә зыян күргән алты кешене Минзәлә үзәк хастаханәсенә китергәннәр.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, бер пациент авыр хәлдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев