Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салым түләүчеләр өчен мәгълүмат

Салымнарны үзең өчен генә түгел, башка физик затлар — ир яки хатын, ата-аналар, балалар өчен дә түләргә мөмкин

Башка кеше өчен, шулай ук , вакытында түләнмәгән салым өчен пенялар ,штрафлар агымдагы  һәм  узган еллар өчен салымнар буенча бурычларны түләргә  дә була.

Ә юридик затлар үз счетларыннан башка оешмалар өчен салым күчерә алалар, җитәкчеләр компаниянең салым бурычларын үз акчалары хисабына түли ала.

Башкалар өчен салым түләү тәртибе үзең өчен  түләгәндәге кебек үк. Моны теләсә нинди уңайлы ысул белән — кулда булган акчадан, банк картасы яки исәп-хисап счеты белән эшләргә була.

Түләү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең «салымнар һәм пошлиналар түләү»электрон сервисыннан файдаланырга да  мөмкин. «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисында физик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен аерым бүлекләр бар, әлеге сервис максималь дәрәҗәдә автоматлаштырылган, анда үзең өчен дә, башка физик затлар яки шәхси эшмәкәрләр өчен  дә салым  һәм  иминият взносларын түләргә мөмкинлек бирә торган мәгълүмат  язылган.

Мөһим!

 Башка физик затлар якисә шәхси эшмәкәрләр  өчен салым түләгәндә бердәнбер шарт-түләү документларындагы реквизитларны дөрес итеп күрсәтү. Башкалар өчен түләгәндә исәп-хисап документларына әлеге затның мәгълуматларын күрсәтергә кирәк, мәсәлән, “ИНН” дигән кырга кемнең салым бурычы түләнә- шуның исеме-фамилиясе язылырга тиеш.

Тагын шунсын онытмаска кирәк,  башкалар өчен  салым түләргә  мөмкин, әмма салым  артыграк түләнгән булса, аны салым кем өчен түләнсә –шушы кеше генә кире кайтара ала. Түләгән кеше бюджеттан акча таләп итә яки алар белән ничектер эш итә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев