Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Шахмат дөньясында» бәйгесендә кемнәр җиңгән?

Шушы көннәрдә Лениногорск районы буенча узган “Шахмат дөньясында” дип аталучы кул эшләре бәйгесенә йомгак ясалды.

Әлеге бәйге 15 нче октябрьдән – 9 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итте һәм  бүгенге көндә җиңүчеләр билгеле булды. 

Муниципаль бәйге шәһәр һәм район мәктәпләренең 1-4 нче сыйныфында укучы балаларны берләштерде. Аларга иҗади эш өчен алты номинация бирелгән иде. Балаларга “Шахмат картиналары”,“шахмат сәгате”, “шахмат курчаклары”  темасына  чигелгән һәм тегелгән кул эшләре, билгеле бер сюжетны үз эченә алган композицияләр һәм шахмат фигуралары ясау мөмкинлеге бирелгән иде. Өстәвенә, барлык ку эшләре дә  төсләргә бай, үзенчәлекле, үзенә генә хас оригиналь дә булырга тиеш дигән таләп тә куелды.

Ниһаять бәйгене йомгаклар көн дә килеп җитте.

Берничә көн элек 11 нче гимназиядә бәйгедә катнашучыларның эшләрен бәяләү буенча муниципаль комиссия эшләде. Комиссия әгъзалары иң беренче чирата, балаларның иҗат өчен  бик күп төрле, бай материал сайлауларын билгеләп үттеләр. Бәйгенең һәр номинациясендә җиңүчеләр һәм призерлар аталды.

“Шахмат картинасы” номинациясендә 11 нче гимназия укучысы Самира Сафина һәм 6 нчы мәктәптән Полина Кондратьева җиңеп чыкты.

“Шахмат сәгатен” бик оста итеп 1нче мәктәп укучысы Камил Шәмсуллин һәм 2 нче мәктәптә укучы Лилиана Закирова ясаган иде.

Шахмат курчагын иҗат иткән, 2 нче мәктәп укучысы Евгения Чугунованың кул эшенә, сокланмый карамаган кеше булмады.

Тегү-чигү осталары дип, 3нче мәктәп укучысы Риана Хазиева һәм Түбән Чыршылыдан Лилия Вилданованы атадылар.

4 нче мәктәп укучысы Камилла Газимҗанова һәм 7 нче мәктәптән Артем Кудряшов сюжетлы композицияләрне бөтен шартына туры китереп эшләгән иделәр.

Ә шахмат фигураларын ясауда җиңүчеләр, дип 12 нче лицей укучысы Арсений Мамыков һәм 2 нче мәктәптә белем алучы Альмира Гыйльметдинованы атадылар.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев