Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Секунд саен яналар

Бүгенге көндә планетабызда бер ел эчендә 5 миллионнан артык янгын очраклары күзәтелә. Һәр биш секунд саен кайдадыр нәрсә дә булса яна. Янгыннар китергән еллык зыян-зарар миллиард сумнар белән исәпләнә, ә янгын корбаннары 10 мең кешегә җитә, һәр бишенчесе - россиялегә туры килә. Әйе, янгыннар гаять зур зарар китерә. Янгын сүндерүчеләрдән...

Бүгенге көндә планетабызда бер ел эчендә 5 миллионнан артык янгын очраклары күзәтелә. Һәр биш секунд саен кайдадыр нәрсә дә булса яна. Янгыннар китергән еллык зыян-зарар миллиард сумнар белән исәпләнә, ә янгын корбаннары 10 мең кешегә җитә, һәр бишенчесе - россиялегә туры килә.

Әйе, янгыннар гаять зур зарар китерә. Янгын сүндерүчеләрдән оешканлык, батырлык, кыюлык сыйфатлары таләп ителә. Хәзерге янгын саклау хезмәтенең уңышлары бәяләп бетергесез. Шулай ук бүгенгесе көндә Россиядә ирекле янгын сүндерүчеләрнең кирәклеге ап-ачык күренеп тора. Аларның кирәклеге бәхәссез. Әгәр дә үзәктән шактый читтә урнашкан торак пунктлар, авылларда янгын сүндерү дружиналары булса, күпме матди югалтуны булдырмый калырга мөмкин булыр иде.
2011 елның августында "Татарстан Республикасында ирекле янгын сүндерү сагы турында" закон үз көченә керде. Әлеге сакта ирекле булып катнашу - җирле үзидарәләр тарафыннан куелган иҗтимагый әһәмиятле эшләрнең бер формасы. Ирекле янгын сүндерүче - ул янгынны кисәтү яки сүндерү эшчәнлегендә турыдан-туры ирекле рәвештә катнашучы. Россия күләмендә, шул исәптән Татарстанда да андый кешеләргә мохтаҗлык бар. "Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте"нең Татарстан Республикасындагы бүлекчәсенә иреклеләр, беренче чакыруга ук ярдәмгә атлыгып торучылар бик тә кирәк. Ә андый кешеләр табылачагына шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын