Шөгер мәдәният йортында “Сугыш хатын-кыз йөзе түгел” социаль проектын тормышка ашыру кысаларында, китап һәм фотоматериаллар күргәзмәсе оештырылды.
Чарада Шөгер мәктәбе китапханәчесе Гөлфия Шәйдуллина һәм мәктәп укучылары катнашты. Гөлфия Шәйдуллина укучыларга сугышта катнашкан хатын-кызлар турында сөйләде.
Стендта куелган фотолар турында мәгълүмат бирде. Соңыннан ул Светлана Алексиевичның “"У войны не женское лицо" документаль романыннан татар телендә өзекләр укыды.
Фотолар: https://vk.com/club119225744


Нет комментариев