Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәре башланды (фотолар)

Беренчеләрдән булып, җәй саен үткәрелүче ишегалды бәйрәмен 11 нче җирле үзидарә (ТОСС) оештырды.

Бәй рәмдә шәһәр башлагы Рәгать Хөсәенов, аның урын басары Гөлфирә Рафикова, башкарма комитет җитәкчеләре Наил Залаков, Ринат Ялаков һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Дәртле биюләр, моңлы җырлар ТОС активларын, юбилярларны  бүләкләү белән үрелеп барды.

Телүчеләр үзләрен борчыган сорауларын бирә алды. Алар протоколга кертелдә һәм тиешле инстанцияләргә җиткереләчәк.

Балалар өчен уеннар оештырылган иде. Түләүсез батут эшләде һәм татлы мамык белән сыйладылар.

Бәйрәм шәһәрдәшләребезнең күңеленә хуш килде. Алар концерт карап кына калмады, ахырдан үзләре дә бик теләп биеде.

Бүген бәйрәм Бораулаучылар аллеясында үзачак. Башлана 17.30 сәгатьтә. Килми калмагыз! Кызык булачак.

 

Текст һәм фото: Лиана Габидулина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев