Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар Бөтендөнья татар яшьләр форумында булып кайтты (фотолар)

Безнең шәһәрдән вәкилләр булып Ләйсән Рахманова белән Регина Гыйззәтуллина барды. Форум Казанда узды.

Ике елга бер тапкыр уздырылучы бу чарада 30 илдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан, барлыгы бер меңгә  якын кеше җыелган булган. Эчтәлекле, истә калырлык, бик кызыклы үткән аларның көннәре.
-    Чит төбәкләрдә яшәүче татарларның татар телен камил белүләренә. Матур һәм җиңел итеп үзара аралашуларына сокланып та, көнләшеп тә карадым, - ди Ләйсән Рахманова.
Форумда татар милләтен, йолаларны, гореф-гадәтләрне ничек саклап калырга,  миллилекне саклап калуда татар яшьләре турында фикер алышкан. Яшьләр форумы  программасы  кысаларында пленар утырышлар, төрле юнәлеш буенча дискуссия  мәйданчыклары, округлар буенча проект сессияләре, мастер-класслар. Лекцияләр, тарихи-мәдәни  урыннарга экскурсиягә барулары хакында сөйләп бетерә алмый шәһәрдәшебез.  Беренче көнне үк, аларны Казанның 1000 еллыгына багышланган музейга сәяхәт кылырга чакырганнар. Иске Татар бистәсе халкының яшәү һәм көнкүреше белән танышкан, мәчеттә дә булганнар.
Кич белән әдәби-музыкаль “Калеб” кичәсендә “Татар тамырлары кайда” бию концертын тамаша кылганнар. Тамашачылар татар биюнең төп  элементы һәм аның тарихы белән якыннан танышкан. 
 Дискуссия мәйданчыгы итеп Ләйсән “Яңа мәдәният” мәйданчыгын сайлаган. Яңа татар киносының нечкәлекләрен, ул татарга кирәкме, дигән сорауга җавап эзләгәннәр.
 Арчада узган шәһәр көне дә бик матур һәм күңелле үткән. 
-    Сабан туй көнен хәтерләтте. Анда зур концертта “Зө-ләй-лә” төркеме, Алинә Шәрипҗанова,  Рафаэль Якупов кебек җырчылар белән рәттә чыгыш ясарга туры килә аңа. Өч сәгать дәвам иткән бәйрәм концертында  татар халык “Уракчы” җырын башкара. 
Ләйсән өчен иң күңеллесе - фестивальдә  күпчелек халыкның  милли киемнәрдән булуы аеруча да ошаган.  Ул күлмәк-камзуллар, алъяпкычлар, түбәтәй һәм калфаклар. 
-    Мин үзем дә рәхәтләнеп башыма калфак кадап йөрдем. Үземнең татар булуым белән горурланып, башымны күтәреп йөрдем, - ди әңгәмәдәшем. 
Форумның соңгы   көнендә “Печән базары” фестивалендә катнашу бәхетенә ирешкән.  Ул татар милли әйберләреннән торган тулы базарны хәтерләтте. Кием-салымнар, берсеннән-берсе татлы ризыклар тәкъдим иткәннәр, заман рәссамнары күргәзмәсе белән дә танышканнар.
Форумда беренче тапкыр катнашкан Ләйсән бик тәэсирләнеп кайткан, яңа дуслар тапкан. 

Зилә Мөдәррисова әңгәмәсе

фото: Ләйсән Рахманова


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев