Шәһәребезнең чиста һәм төзек булуын кайгыртып
Лениногорскида яшәүче “Халык контроле”мәгълумат системасына балалар уен мәйданчыгында чүп-чар күп булуга, аның инде күптәннән чистартылмавына зарланып мөрәҗәгать иткән
”Балалар уен мәйданчыгындагы чүп савытлары күптән инде тулган, тирә-якта буш шешәләр, пыяла ватыклары, велосипедта, самокатта йөрүче балалар шуларга абынып егылалар,”- дип язган ул. Шәһәр Башкарма комитеты әлеге шикаятьне тиз арада күз астына алып, тиешле оешмага юнәлдерде. Берничә көндә “Жилсервис”җәмгыяте балалар мәйданчыгы территориясен чистартып, барлык чүптән арындырды .
Урамнар һәм ишегалларының чисталыгы, төзекләндерелүенә кагылышлы сораулар буенча шәһәр Башкарма комитетына, 8(85595)5 06 12 телефонына шалтыратырга мөмкин.
Шәһәр тормышына битараф булмаган кешеләргә, вакытында кисәтүләре, хәбәр итүләре өчен рәхмәт белдерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев