Синоптиклар Татарстанда көчле буран һәм бозлавык турында кисәтә
Иртәгә 10 гыйнварда Татарстанда көчле буран һәм бозлавык булуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Буран аркасында юлларда күз күреме 1-2 километрга кадәр начарланырга мөмкин.
9 гыйнвардан 10 гыйнварга каршы төндә һәм иртән секундына 17 метрга кадәр көчле җил фаразлана.
https://tatar-inform.tatar/news/society/09-01-2020/sinoptiklar-tatarstanda-k-chle-buran-m-bozlavyk-turynda-kis-t-5715208
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев