Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән татарстанлылар өчен «„Абилимпикс“ һөнәри осталык чемпионатлары технологияләрен кулланып, инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һөнәри юнәлеш бирүнең заманча форматлары» дигән фәнни-гамәли конференция башлана.
Бушлай чара онлайн форматта узачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференциядә 15.00 сәгатьтә теләгән һәркем финанс грамоталылыгы буенча мастер-класста катнаша ала. Аны Казан сәүдә-икътисад техникумының социаль-икътисади дисциплиналар укытучысы Анна Солдатова үткәрә.
Мастер-класслар, шулай ук анда ничек катнашу турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.
https://tatar-inform.tatar/news/society/08-12-2020/s-lam-tlek-m-mkinlekl-re-chikle-keshel-r-chen-n-ri-orientatsiya-turynda-konferentsiya-uza-5790990
Нет комментариев