Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Спутник Лайт» препараты кайсы очракта гына кулланылырга яраганын аңлаттылар

Соңгы атнада Россиядә вакцинация темплары дүрт тапкыр диярлек арткан.

«Спутник Лайт» препаратын икенче тапкыр прививка ясаганда гына кулланырга кирәк. Беренче вакцинациядә ике компонентлы препарат файдаланылырга тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия сәламәтлек саклау министрына сылтама белән хәбәр итә.

«Спутник Лайт» препаратын икенче тапкыр прививка ясаганда куллану зарур. Күргәнебезчә, иммунитет вакцинациянең ике этабыннан соң күпкә сыйфатлырак, һәм бу сәламәтлекне саклау өчен бик тә мөһим», — дип аңлатты федераль ведомство башлыгы.

Ул соңгы атнада Россиядә вакцинация темпларының дүрт тапкыр диярлек артуын искәртте.

 https://tatar-inform.tatar/news/health/31-10-2021/sputnik-layt-preparaty-ikenche-tapkyr-privivka-yasaganda-gyna-kullanylyrga-tiesh-5842250

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев