Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Студентлар өчен нинди ташламалар бар?

Студент исемен йөртүчеләр дәүләттән нинди ташламаларга өмет итә ала?

 

Урта һөнәри һәм югары уку йортларында белем алучыларга ташламалар каралган. Әмма монда да искәрмә бар. Ташламалардан файдалану өчен студент беренче тапкыр уку йортына керергә һәм бары тик дәүләт аккредитациясе узган уку йортында белем алырга тиеш. Ә моны Рособрнадзорның рәсми сайтында ачыкларга мөмкин.

Ташламаны ничек рәсмиләштерергә? Теләсә кайсы ташламаны алганда очрый торган төп баш бәласе – аларның барлыгын ачыклау. ЕГИССО (Единая государственная информационная система социального обеспечения) дигән система аша яшәгән җирлеккә караган ярдәм чаралары турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин.

Күпчелек ташламаларны студентка югары уку йортында ук рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәләр. Шунда ук кирәкле документлар турында да әйтәләр. Профсоюз, деканат, кафедра – уку йортларындагы әнә шушы бүлекләр эшләвен дә онытмаска кирәк студентка. Матди һәм матди булмаган ярдәм турында шуларда эшләгән кешеләрдән дә күбрәк белүче булмас.

Өстенлекле хокук. Россиядә көллият һәм институтларга кергәндә өстенлекле хокукка ия булучыларның 13 категориясе билгеләнгән. Бу, әйтик, ятимнәр, сәламәтлеге чикле балалар, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балалары һәм башкалар. Өстенлекле хокуктан файдалану өчен, теге яки бу категория вәкиле булуны раслаучы документлар кирәк. Билгеле, укырга аның белән генә кереп булмый. Өстенлеккә ия булган абитуриент та имтихан тапшыра.

Укырга керешкәнче үк, студент түбән процент ставкасы белән белем алу өчен кредиттан файдаланырга хокуклы. Бу акчаны урта һәм югары белем алуга тотарга мөмкин. Кредит суммасы уку өчен түләү хакына бәйле. Ставка исә 3 процентны тәшкил итә. Укыганда студент процентларны гына түләргә, ә эшли башлагач, кредитның тулы суммасын ябарга хокуклы.

Төп ташламалар. Көндезге уку бүлегендә укучылар стипендия, армия хезмәтен кичектереп тору, юл хакына ташламага (анысын һәр төбәк үзе билгели) өмет итә ала. Моннан тыш тимер юл билетларын сатып алганда 50 процентлы ташлама, авиамаршрутлар өчен 23 яшькә кадәр гражданнарга субсидияләр барлыгы билгеле.

Читтән торып укучылар исә эш урыны буенча өстәмә түләүле ял алырга хокуклы, алар шулай ук кыска эш атнасына дәгъва итә ала.

Уку йортларында, гадәти стипендиядән тыш, социаль стипендия дә бар. Ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннанм әхрүм калган балалар, тулы гаиләдән булмаганнар, физик мөмкинлекләре чикле затлар, I һәм II төркем инвалидлар, радиация йогынтысына дучар булучылар һәм башкалар шушы стипендияне алып укырга хокуклы.

Көндезге уку бүлегендә укучы студентларга (әгәр алар теркәлү урыны буенча укымаса) тулай торакта яшәү өчен урын бирелә. Моңа өстәп социаль стипендия алучылар тулай торак өчен айлык түләүдән дә азат ителә. Читтән торып укучылар аттестация вакытында тулай торактагы буш урыннарны били ала.

19 яшьтән башлап студентларга бушлай медицина тикшерүе узу мөмкин. 21 яшьтән исә диспансеризациягә язылырга була. Профилактик чараны өч елга бер тапкыр узу мөһим. Күпчелек медицина хезмәтләре бушлай тәкъдим ителә.

Тулырак: https://vatantat.ru/2022/09/92408/

https://photo.tatar-inform.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев