Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышлыда яшәүче Рушания Гаязованың кул эшләре күз явын алырлык

Сугышлыда яшәүче Рушания апа Гаязованың бу көннәрдә эше бик тыгыз. Тырышып, бар күңелен биреп, шәһәр Мәдәният сараенда узачак күргәзмәгә кул эшләре әзерли. - Башмаклар бәйләдем, кайнар әйберләрне тоту өчен прихваткалар әзерләдем. Шулай ук төсле тасмалардан чәчне кыстырып куярга заколкалар, хәзергечә әйтсәк, канзашилар ясадым, кофталарым да бар. Башымда мең төрле уй-план,...

Сугышлыда яшәүче Рушания апа Гаязованың бу көннәрдә эше бик тыгыз. Тырышып, бар күңелен биреп, шәһәр Мәдәният сараенда узачак күргәзмәгә кул эшләре әзерли.


- Башмаклар бәйләдем, кайнар әйберләрне тоту өчен прихваткалар әзерләдем. Шулай ук төсле тасмалардан чәчне кыстырып куярга заколкалар, хәзергечә әйтсәк, канзашилар ясадым, кофталарым да бар. Башымда мең төрле уй-план, барысын да алып килеп булырмы? Мин туры килгән саен шундый күргәзмәләрдә катнашырга тырышам, - ди ул.
Яшүсмер чагыннан ук армиягә китүче егетләргә кулъяулыклар чигеп биргән Рушания апаның мөмкинлекләре чикләнгәннәр көненә багышлап, Мәдәният сараенда үткәрелүче чара турында әйтүе. Анда ел саен мөмкинлекләре чиклеләр көче белән әзерләнгән концерт уза, алар менә дигән итеп чыгыш ясый, сокландырырлык күргәзмә оештыралар.
Әле шушы көннәрдә мәгариф идарәсендә дә мөмкинлекләре чиклеләр турында сөйләштеләр. Казаннан килгән вәкил инвалидларны социаль яклау белән бәйле кайбер үзгәрешләр турында аңлатты. Әлеге яңалыклар 2016 елның 1 гыйнварыннан кертеләчәк һәм аларга яшәү, эшләү уңайлыклары тудыру өчен хезмәт итәчәк.
Соңгы дүрт ел эчендә мөмкинлекләре чиклеләрнең тормышын яхшырту өчен "Уңайлы мохит" программасы эшләп килсә дә, барлык җирдә дә уңайлыклар тудырылган дип әйтеп булмый. Шуңа күрә киләсе елдан торак йортлар, яисә көнкүреш объектларын куллануга тапшырганда, катгый таләпләр куелачак: алар мөмкинлекләре чиклеләргә яраклаштырган махсус җайланмалар - пандус, «чакыру төймәсе», култыкса булган очракта гына кабул ителәчәк. Шулай ук кулланылышка яңа транспорт кертелгәндә, биналарга капиталь эшләр башкарганнан соң кабул иткәндә сәламәтлеге чиклеләр өчен уңайлыклар барлыгын-юклыгын күздә тотачаклар.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 88 нче номерсаныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рушания гаязова