Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугыш югалтулары йөрәкне көйдерә

Сугыш... Бөек Ватан сугышы – илебез халыклары өчен бөек сугыш булды.

 Армия, халкыбыз, илебез тырышлыгы белән фашистлар Германиясен җиңүгә ирештек. Фашистларның максатлары халыкларны идарә итүчеләргә һәм колларга бүлеп, яшәгән җирләрне, җитештерелгән ил байлыгын талап, глобаль хакимият корып, кешелек өстеннән хакимлек итү иде.

Азатлык, Бөек җиңү өчен илебезнең 42 миллион уллары һәм кызлары башларын салдылар. Сугыштагы югалтуларны, галим, профессор Энгель Таһиров 2020 елда нәшер ителгән «Тарих колоколы кем өчен шалтырый?. Тәмамланмаган Бөек сугыш турында уйланулар» («По ком звонит колокол Истории?») исемле китабында яза.

1939 елда Икенче Бөтендөнья сугышы башлап, Германия үз алдына глобаль масштабта максатлар куйды. 1941 елда илебезгә һөҗүм итеп шәһәрләрне, авылларны җир йөзеннән юк итәргә кереште. Илебезнең фашистлар Германиясен Бөек Җиңүе – кешелек дөньясын коллыктан саклады.  

                                         
Иске Иштирәк авылында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган – 183, җиңеп кайткан – 93 ир-егетнең исемнәре мәһабәт һәйкәлдә уелган. Һәлак булганнар арасында авылыбызның Борһанов, Гыйлаҗев, Мөхәммәдиевләр гаиләләре аеруча күп югалтулар кичерә. Мөхәммәдиевләр гаиләсендә биш бертуганның биш баласы һәлак була. Исән-имин җиңеп кайтканнары да бар, алары икәү. 

Минем язмам әниемнең бертуган энесе Мөхәммәдиев Нургаян Хөсәен улы турында. 1945 елда Висла-Одер хәрби операция барышында, дәһшәтле сугышта, 19 яшьлек егет – кече командир, Бөек Җиңүгә ике ай кала, һәлак була. Фронттан туган авылына аның гимнастеркасы, планшеты, портупея-ремене җибәрелә. Истәлек булып фотосүрәте, фронттан язган өчпочмаклы хатлары калды.

Яу кырларыннан язылган шул өчпочмаклы хатларны мин укып үстем. Абыемның исеме Хәтер китабына язылды. Сугыштагы яралар, югалтулар йөрәкне көйдерәләр. Нургаян Хөсәен улының якты истәлегенә, сугышта һәлак булган авылдашларга багышлап шигырь юллары яздым.                                                                                                         

Өчпочмаклы солдат  хатлары

Җиреңне яклап көрәшергә
Язылган йөз егерме аять!
Җиһан өнди тормыш корырга
Гыйлем, зирәклек, хикмәт белән.
 
Өстәлдә Нургаян абыйның
Өчпочмаклы солдат хатлары.
Язылган яу кырларында
Дәһшәтле сугыш – ут астында. 

“Рух көчле, җиңәбез дошманны – 
Үттек Польшаны, көрәшәбез
Герман җирендә!” – хатлардан шул
Хәбәрне, укып үскән бала.  

Сүрәтең синең, күз алдымда.
Исемең – минем йөрәгемдә!
Исемең – Хәтер китабында.
Исемең – уелган һәйкәлдә!

Юллыйм сәламнәр ике якка, 
Өндим, карап ике тарафка. 
Аңлашу, тынычлык, иминлек
Телим, Шәрык вә Мәгъриб халкына!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, сугыштан соң үскән, илебезне күтәргән авылдашларым, хәзерге буын яшьләре, һәммәгезне Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән тәбрик итәм, сезгә сәламәт тормыш, бәхет телим!

Альберт   Мөхәммәдиев
Иске Иштирәк авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев