Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Һадиев: Конституциягә төзәтмә кертү кешеләрнең табигатькә карашын үзгәртәчәк

Илнең һәм кешеләрнең әйләнә-тирәсе чиста булсын өчен, Конституциягә табигатьне һәм тирә-юньне саклауга кагылышлы үзгәрешләр кертү — Россия Президентының һәм депутатларның закончалыклы якын килүе ул. Бу фикерне Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев әйтте.

 

«Президентның да, депутатларның да безнең ил, безнең тирә-яктагы дөнья, өебез чистарак булсын өчен шулай эшләве закончалыклы. Һәр кеше дә балаларыбызның чиста һава сулавын, суларга якынрак булуын тели. Соңгы йөз елда без әллә ниләр майтарып ташладык», — диде ул.

Әкренләп Россия җәмгыятен экология мәсьәләләре борчый башлады. Әмма бер көн эчендә генә бу мәсьәләләргә бөтен кешенең дә карашы үзгәрә алмый. Россиядә алып барыла торган шушы әкрен һәм тулы эшчәнлек бу хәлләргә башкачарак карарга мөмкинлек бирәчәк, диде Таһир Һадиев.

«Бер көн эчендә кешене үзгәртү бик авыр, бу эш әкренләп бара. Вакыт узар һәм без үз-үзебезне танымабыз да әле, „Элек нәрсә эшләдек без?“ диярбез», — диде спикер.  

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев