Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров: Хәтер күзе

Хәтер күзе

 

Җитмеш дүрт ел яудан кайтмаганны
Оныклары бүген эзлиләр.
Җиңүчеләр Җиңү бәйрәмендә
Һәйкәлләрдән безне күзлиләр!

Моңсу утыргычлар юлга карап
Килер диеп өмет итәләр.
Соңгы сугышчылар арабыздан
Җанга яра салып китәләр.

Иңгә-иңне куяр батыр ирләр,
Чит туфракта азмы каберләр.
Табылганнар кайта илләренә,
Тапмаганны кемнәр кадерләр?!

Хәбәрсездән хәбәр көтеп яшик,
Өмет ишекләрен япмагыз.
Урман-сазлыкларда йөргән чакта
Өсләренә ялгыш басмагыз...

Ирен көткән солдат хатынының
Мәрмәр  ташка исемен уясы.
Ватан-ана каршы килмәс, беләм,
Әниләргә һәйкәл куясы!

Әтиләрсез үскән ятим буын...
Без аларны түргә мендерик.
Сиксән яше тулган малайларга
Солдат пилоткасы кидерик!

Олысын да, кечесен дә җыя
Хәтер үзәненә үткәннәр.
Җиңү мәйданына килми калма
Каһарманнар юкса үпкәләр.

Ерак бабаларын якынайтып
Оныклары бүген эзлиләр.
Җиңүчеләр Җиңү бәйрәмендә
Һәйкәлләрдән безне күзлиләр!..

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев