Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татар авылларында хәмер сату нокталарын арттырмауны сорыйлар

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы этил спиртын һәм алкоголь продукциясен җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановка мөрәҗәгать юллады.

 

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, хат агымдагы елның 25 гыйнварында узган ведомство киңәшмәсе нәтиҗәләре уңаеннан язылды – киңәшмәдә ТР дәүләт алкоголь инспекциясе алдында авылларда хәмер сату буенча сәүдә нокталарын арттыру бурычы куела. Әлеге карар халык арасында хәмерне яшерен җитештерүне һәм ялган аракы сатуны булдырмау белән аңлатыла.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы үзенең канәгатьсезлеген белдерде һәм ведомство җитәкчесенә республиканың татар-мөселман җәмәгатьчелеге дә бу уңайдан актив рәвештә ризасызлык күрсәтүен хәбәр итте, дип яза Диния нәзарәте сайты.

Нәзарәт имамнарының эшчәнлеге авылларда исерткеч эчемлекләр сату урыннарын киметүгә юнәлдерелгән. Аксакаллар шулай ук игътибарны авылларда хәмер сату нокталарын арттыру бурычы татар-мөселман традицияләрен саклау мәсьәләләренә каршы куелуына юнәлтә.

Шулай ук, дин әһелләре 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын каршыларга әзерлек баруын, әлеге зур тарихи дата Татарстанны Россиянең мөселман үзәге итеп күрсәтүен искәртә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесен әлеге мөһим мәсьәләдә принципиальлекне сакларга һәм Татарстан Республикасындагы татар авылларын хәмер сатудан сакларга чакырды, диелә хәбәрдә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев