Татарстан Экология министрлыгы башлыгы татарстанлыларның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Экология министрлыгы башлыгы татарстанлыларның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк

Эфир 13.30 сәгатьтә башлана.

 

Бүген, 2 мартта, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белән #Татарстан программасының туры эфиры узачак.

Татарстанда «Экология» проекты ничек гамәлгә ашырыла? Отары бистәсендәге ләм кырларына рекультивация ничек үткәрелә? Иделне савыктыруга нинди чаралар каралган? Бу сорауларга җавапларны турыдан-туры эфир вакытында белергә мөмкин булачак.

Туры эфир ВКонтакте, Одноклассники һәм YouTube платформасындагы Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә 13:30да узачак.

 


Нет комментариев