Татарстан финанс грамоталылык буенча Россия онлайн-зачетта беренче урын алды
Финанс грамоталылык буенча онлайн-зачетны 90 меңнән артык татарстанлы үткән. Безнең республика башка төбәкләр арасында катнашучылар саны буенча алдынгы урынны алып тора.
Эшмәкәрләр өчен аерым зачет оештырылган. Бу күрсәткеч буенча да республика лидерлар рәтендә. Катнашучыларның өчтән бере биремнәрне дөрес үтәгән.
Россия Банкының Татарстан Республикасында Идел-Нократ Милли банк идарәчесе Марат Шәрифуллин сүзләренчә, татарстанлыларның өчтән ике өлеше аны уңышлы тапшырган.
Онлайн-зачет ярдәмендә белемне тикшерергә, финанс продуктлары, хезмәтләр һәм үз хокукларыңны яклау турында белемнәрне тулыландырырга мөмкин булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев