Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан кешесе инвалидлык бирмәгән өчен табибның башына чүкеч белән суккан

Азнакайда яшәүче 24 яшьлек егет инвалидлык бирмәгән өчен өлкән яшьтәге табибның башына чүкеч белән суккан.

Бу турыда «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү мәгълүматы буенча, узган ел 24 яшьлек ир-ат инвалидлык рәсмиләштерү үтенече белән күп тапкыр Азнакай үзәк район хастаханәсенә 71 яшьлек терапевт янына килгән. Табиб пациентка махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә һәм тикшерү узарга кирәк дип аңлаткан.

2021 елның 12 гыйнварында ир-ат янә хастаханәгә килгән. Ул табибны тапкан һәм башына чүкеч белән суккан. Пациентны терапевтның хезмәттәшләре туктаткан.

Ир-атны тоткарлаганнар һәм тикшерү изоляторына җибәргәннәр. «Хезмәт эшчәнлеге белән бәйле рәвештә, бу затка үтерү өчен һөҗүм итү»» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада җинаять эшен судка җибәрәләр.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев