Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан мөфтие изге Рамазан ае якынлашуы белән котлый

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгать итте. «Бүген, 1 апрельдә, кояш баю белән, изге Рамазан ае керә. Шулай итеп, мөселманнар өчен иң кадерле һәм мөбарәк булган 30 көн һәм төн җитә. Сезне ихластан тәбрик итәм», ди мөфти.

Бүген төнлә Татарстан мәчетләрендә дин кардәшләребез җәмәгать белән беренче тәравих намазларын кылачак һәм Коръән сүрәләрен укыячак. Ә иртәгә, кояш чыкканчы ук, күп өйләрнең тәрәзәләрендә ут яначак: мөселман гаиләләре, көне буе ураза тотарга ниятләп, бер табын артына сәхәргә җыелачак, аннары бергәләп иртәнге намаз укыячак, дип яза ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

«Хөрмәтле дин кардәшләрем! Алда безне гыйбадәт кылуга багышланган йокысыз төннәр һәм күпсанлы игелекле гамәлләр көтә. Рамазан ае - тәүбә кылу, Аллаһ ризалыгына ирешү, холкыңны камилләштерү һәм гөнаһлардан арыну өчен бирелгән вакыт. Мин сезне Рамазан аен рухи яктан чыныгу, иманны ныгыту, Раббыбызга якынаю кебек максатлар куеп һәм шуларга омтылып үткәрергә чакырам!» диелгән мөфти мөрәҗәгатендә.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-moftie-izge-ramazan-ae-yakynlasuy-belan-kotlyi-5852525

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан мөфтие изге Рамазан ае якынлашуы белән котлый