Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан республикасы югары уку йортларының ректорлар советы белдерүе

2022 елның 24 февралендә Берләшкән Милләтләр оешмалары уставының 7 нче өлешендәге 51 статьясы, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы санкцияләре нигезендә һәм Донецк Халык Республикасы (ДНР) һәм Луганск Халык Республикасы (ЛУНР) белән дуслык һәм үзара ярдәм турындагы шартнамәләрне үтәү йөзеннән, Россия Президенты Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция үткәрү турында Карар кабул итте.

2014 елда дәүләт перевороты вакытыннан алып, Украина хөкүмәтен милли экстремизм вәкилләре җитәкли, алар Көнбатыш илләренең актив ярдәмендә Россия белән дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүдән, Донбасста һәм Луганскида конфликтларны тыныч җайга салудан баш тартты.

Иҗтимагый тормышны милитарлаштыру, Украина хакимиятләренең илне Көнчыгыш чикләрендәге хәрби авантюраларга кертергә әзерлеге һәм омтылышы Россияне, Россия армиясенең кисәтү операциясенә барырга мәҗбүр итте. Аның максаты- хәрби операция булып тора, кешеләрне яклау, ЛНР һәм ДНР территориясендә яшәүче кешеләрне яклау , Украина радикалларының инфраструктурасын тар-мар итү, ә нәтиҗәсе булачак, Россия һәм Украина тугандаш халыкларының  алдагы уннарча ел дәвамында дус-тату яшәве, Европада стабиль тынычлык урнашуы.

Татарстан республикасы югары уку йортлары ректорлары советы Донбасста һәм Луганскта тыныч тормышны кайтару максатларында, Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән хәлиткеч гамәлләргә принципиаль теләктәшлек  күрсәтә. Әлеге карар, төбәктәге барлык илләрдә тиз арада тотрыклылык һәм иминлек урнашуына ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев