Туры эфир 18 майда булачак.
18 майда коронавируска каршы көрәш буенча Татарстан оператив штабы һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтларында «Эсселекне ничек кичерергә: терапевт киңәшләре» темасына туры эфир узачак.
Татарстанлылар мондый челләдә сәламәтлекне саклау ысуллары, Covid-19 таралышына һава торышының тәэсир итү мөмкинлеге турында белә алачак.
Туры эфирны @stopcovid19.tatarstan һәм @minzdravrt аккаунтларында карарга була.
Эфир 11.00 сәгатьтә башлана.
Нет комментариев