Хәрәкәт бүлекләреннән тыш, республикада волонтерлык инициативаларының тулы бер экосистемасы эшли.
Дорбро.рф платформасы мәгълүматларына караганда, Татарстанда 75 237 мәдәният волонтеры теркәлгән. 2026 елда мәдәният өлкәсендә 2 429 игелекле эш башкарылган. Бу барлыгы 207 132 игелек сәгате. Волонтерлык эшчәнлеге «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының бер юнәлеше. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ел саен Татарстан Республикасының» Мәдәният волонтерлары» сафларына яңа волонтерлар, партнерлар һәм мәдәният өлкәсендәге ирекле эшчәнлеккә битараф булмаган һәркем өстәлүе сөендерә.
Волонтерлыкның яшь буенча чикләүләре юк: безнең волонтерлар – мәктәп укучылары, студентлар, эшләүче яшьләр, өлкәннәр, шулай ук өлкән яшьтәге волонтерлар», – дип сөйләде ТР «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина.
https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-75-200dan-artyk-madaniyat-volontery-isaplana-5931702
Нет комментариев