Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда авыл территорияләре буенча «Мөмкинлекләр вакыты» яшьләр туры узачак

Безнең районда да тур булачак.

22 августтан 10 сентябрьгә кадәр 100 авыл җирлеге яшьләре авыл территорияләрен үстерү командаларына берләшәчәк, республика районнарында яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү стратегиясен эшләячәк һәм тормышка ашырачак.

Бу хакта  ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.

Быел беренче тапкыр Татарстан авылларында яшьләр туры узачак.

"Яшьләрнең кечкенә генә торак пунктта да үзләрен күрсәтү мөмкинлекләре бар. Татарстан Республикасында ел саен төрле яшьләрнең үз-үзләрен үстерү  өчен мөмкинлекләр һәм шартлар тудырыла. Яшьләргә нәкъ менә авыл җирендә, бигрәк тә район үзәкләреннән яки шәһәрләрдән ерак урнашкан кечкенә авылларда яшәү факторының теләгән белем, һөнәр, эш, гаилә булдыруга киртә булмавын күрсәтергә кирәк" , - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов.

«Авыл көче» эшлекле уены кысаларында 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр конкрет авыл территориясе ресурсларын билгеләячәкләр, киләчәк образын төзиячәкләр һәм аның үсешенә шәхси өлеш кертәчәкләр. Яшьләрнең авылдан китүенә бәйле проблемалар буенча фикер алышачаклар һәм авыл халкының социаль хәлен яхшырту өчен яңа механизмнар булдырылачак.

"Мөмкинлекләр вакыты" яшьләр туры безнең районда Шөгердә 24 августта булачак.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тарафыннан беренче тапкыр «Автобус 14.30» республика роуд-туры, ә 2020 елда «Автобус. Яшьләр вакыты" оештырылды.

https://minmol.tatarstan.ru/index.htm/news/2004066.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев