Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда биш автомобиль бәрелешкән авария турында төгәлрәк мәгълүмат билгеле

Лаеш районында массакүләм юл-транспорт һәлакәт турында төгәлрәк мәгълүмат билгеле булды. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Кичә кичке биштә Казан-Оренбург трассасында «Газель» каршы як полосага чыгып, «Лада Калина» белән кара-каршы бәрелешкән. «Газель» йөртүчесе күптән ял итмәгән булган.

Җиңел машина ундүртенче модельле «Лада»га килеп бәрелгән, ә «ГАЗель» «Гранта»га тиеп узган, аңа исә арттан килүче «Тойота» килеп кергән. Ике җиңел машина да юл кырыена төшеп киткән.

Авариядә «Лада Гранта» машинасының йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән урында үлгән. Аның ике пассажир хатын-кызы, шулай ук «Калина» машина йөртүчесе төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре авария сәбәпләрен билгели.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев