Татарстанда карлыганны комбайн җыйган
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда карлыганны комбайн җыйган

Күптән түгел Балык Бистәсе районында карлыган җыю буенча махсус комбайнны эшләтеп караганнар. Комбайн шактый яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.

 

Әлеге уникаль комбайнны “Н.В.Володин” крестьян-фермер хуҗалыгы сатып алган. Алар  карлыган үстерү белән шөгыльләнәләр икән. Беренче уңышны узган ел алганнар. 500 килограмм (!) карлыганны туган-тумачалары белән җыйганнар, вакытлыча хезмәткәрләр яллаганнар. Быел исә карлыган җыю өчен махсус комбайн сатып алу карары кабул ителгән. Чөнки карлыганга ихтыяҗ көннән-көн арта ди. Һәм быел алар барлыгы 10 тонна (!) уңыш җыярга планлаштыра.

Фото: Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан

Чыганак: http://yalkyn.com/belmi-kalma/38995/

 


Нет комментариев