ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда коронавирустан унөченче пациент вафат булды

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән унөченче кешенең вафат булу очрагы теркәлде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

 

Аның сүзләренчә, 1963 елда туган кеше Чистайда 2нче номерлы хастаханәдә базасындагы вакытлыча инфекцион госпитальдә дәваланган. 1 июньнән ул коронавирус инфекциясе аркасында килеп чыккан авыр формадагы полисегментар вируслы ике яклы пневмония белән авырып стационарда яткан.

«Хәле кинәт начарланып, пациентны 4 июньдә интенсив терапия палатасына күчерәләр. 11 июньдә үпкә-йөрәк җитешсезлеге аркасында аның йөрәге туктый», — диде Лилия Галимова.

Патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә үлемнең сәбәбе ачыклыйлар, вирусны идентификациялиләр.

 

 https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев