Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда куар-код булмаган пассажирларга 30 мең сумга кадәр штраф булачак

Яңа Covid-чикләүләр 22 ноябрьдән гамәлдә булачак.

Ковидка каршы чара кагыйдәләрен бозган кешеләргә штраф күләме — 30 мең сумга кадәр булса, вазифаи зат өчен ул 50 мең сум, ә юридик зат өчен 300 мең сум тәшкил итә. Әлеге яңалыклар җир өсте транспортына гына түгел, метрополитенга да кагылачак.

Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Егоров яңа Covid-чикләүләр турында сөйләде.
«18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга QR-кодтан башка йөрү тыелачак. Чикләүләр муниципаль һәм муниципальара маршрутлар буенча автобус йөртүне гамәлгә ашыручы җәмәгать транспортына кагылачак. Таксиларга бу чикләүләр кагылмый», — дип билгеләп үтте ТР Транспорт министры урынбасары.

QR-кодны кондуктор, алдан әйтелгәнчә урамда түгел, ә билетлар саткан вакытта тикшерәчәк. Сертификатсыз пассажирларны төшереп калдырачаклар.

22 ноябрьдән QR-кодлары булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларның транспорт карталары блокировкаланачак. Вакцинация турында һәм прививка ясатырга ярамаганлык турында сертификатлары булган кешеләрнең транспорт картасы буенча чикләүләр булмаячак. Хәзер республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан медотвод булу турында QR-код эшләнә, дип билгеләп үтте Егоров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев