Татарстанда өлкәннәр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын бетерделәр
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда өлкәннәр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын бетерделәр

24 августтан, Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдән чыгарыла.

Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Соңгы берничә атна эчендә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары арту темпы югары түгел, 0,5 процент дәрәҗәсендә. Республика Россия Федерациясе  төбәкләре арасында эпидемиология вазгыяте буенча 82нче урында тора.

 

https://tatar-inform.tatar/news/health/23-08-2020/tatarstanda-lk-nn-r-chen-z-ze-ne-izolyatsiyal-rezhimyn-beterdel-r-5765537


Нет комментариев