Татарстанда МХОда катнашучы-контрактчыларның гаиләләренә ташламалар һәм түләүләр турында сөйләделәр
Контракт буенча хезмәт итүгә сайлап алу пункты вәкилләре: Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты хезмәткәрләре, «Бердәм Россия» партиясенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсеннән юристлар мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән очрашты.
Аларга каралган ташламалар һәм түләүләр турында аңлаттылар. Бу хакта «Татар-информ»га контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр итте.
1 гыйнвардан башлап Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләгән гражданнар өчен түләүләр 2,9 миллион сумга кадәр арттырылды. Бу – илдә иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң югарысы. Әлеге сумма ике өлештән тора: 2,5 миллион сум Татарстан бюджеты хисабыннан бирелә, ә 400 мең сумны министрлык түли.
Моннан тыш, бүгенге көндә нәкъ менә Татарстанда МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен якынча 3 мең ярдәм чарасы гамәлдә.
Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә актив рәвештә кабул итү бара. Аларны булдыру турында ноябрь ахырында Пилотсыз системалар гаскәрләре башлыгы урынбасары полковник Сергей Иштуганов хәбәр иткән иде. Моңа кадәр төрле гаскәрләрдә пилотсыз очкычлар кулланып сугыш алып баручы бүлекчәләр генә бар иде.
Контракт төзергә теләүчеләр өчен, шул исәптән Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен, Татарстанда 117 хезмәте аерым «кайнар линия» ачты. Анда шалтырату өчен 117 номерын җыеп, 4 төймәсенә басарга кирәк. Әгәр кандидат башлангыч таләпләргә туры килсә, аның контакт мәгълүматлары сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшырылачак.
Яңа гаскәрләрнең хәрбиләре очучы, йөзүче һәм җир өстеннән хәрәкәт итүче, пилотсыз идарә ителә торган барлык техниканы контрольдә тотачак. Алар арасында мәшһүр «Герань» дроннары да, «Странник» чылбырлы дроннары да, экипажсыз катерлар да бар. Контрактның минималь срогы – бер ел. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп үзенчәлекләренең берсе – контракт бер елга төзелә һәм автомат рәвештә озайтылмый. Шулай ук хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, ә укыту кимендә ике ай дәвам итәчәк һәм Татарстанга күрше төбәкләрдә узачак.
Компьютер уеннары яратучыларның Пилотсыз системалар гаскәрләренә эләгү мөмкинлеге зуррак, чөнки аларда кулларның вак моторикасы яхшы үсеш алган, ә геймерлар өчен таныш интерфейс өйрәнүне тизләтә.
- РФ Оборона министрлыгы белән Татарстан Республикасында контракт төзү, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин. Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 нче разряд) мөрәҗәгать итәргә була: Казан шәһәре, Аэропортовская урамы, 1/40; телефон: (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен 8 800 222 59 00 номеры яки төбәкара кол-үзәкнең 117 номеры эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев