Татарстанда һөнәри юнәлеш буенча бушлай онлайн-курста белем алып була
«Карьера остаханәсе» курсына программа сайтында теләсә кайсы вакытта язылырга мөмкин.
Татарстанда «Карьера остаханәсе» — һөнәри юнәлеш бирү буенча бушлай онлайн-курс эшли.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, курсны тыңлаучылар җиде көн эчендә һөнәри максатларны дөрес куярга һәм карьераны планлаштырырга өйрәнәчәк, үзләренең көчле якларын билгеләячәк һәм үзләре өчен туры килә торган һөнәрне үстерү буенча озак вакытка исәпләнгән план корачак.
Проектны оештыручылар — GeekBrains белем бирү платформасы һәм «Югары технологияләр өлкәсендә „ИТ-парк“ технопаркы» дәүләт автоном учреждениесе белән берлектә, Татарстан Республикасының Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы,
«Карьера остаханәсе» курсына программа сайтында теләсә кайсы вакытта язылырга мөмкин — https://gb.ru/career-rt.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев