Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда потенциаль куркыныч машина йөртүчеләрнең ике төркеме ачыкланган

«ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы Татарстан автомобильчеләре турында статистик-социологик тикшеренү нәтиҗәсе мәгълүматларын тәкъдим итә.

 

2019 елда Татарстан юлларында 4525 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 369 машина йөртүче, пассажир һәм җәяүлеләр һәлак булган, тагын 5619 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Рәсми статистика буенча, 2019 елда Татарстан юлларында 4525 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 369 машина йөртүче, пассажир һәм җәяүлеләр һәлак булган, тагын 5619 кеше төрле яраланган. Юл-транспорт һәлакәтләренә ешрак эләгүчеләр һәм авария хәлләрен булдыручылар,  штрафларны иң күп түләүчеләр кемнәр?

«ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы рөхсәт ителгән тәртип бозулар күзлегеннән караганда, бер үк төрле машина йөртүчеләр берләшмәсенең ни дәрәҗәдә булуын ачыклау максатын куйды.

Статистика һәм социаль портретлау дәрәҗәсендә, кайбер машина йөртүчеләрне потенциаль куркыныч автомобильчеләр дип санарга мөмкинме? Әгәр әйе икән, Татарстан автомобильчеләренең кайсы төркемнәре юлларга үзләре һәм тирә-юньдәгеләр өчен аеруча куркыныч тудыра?

Актуаль тикшеренү тирән интервьюлар сериясе, үз методологик онлайн-сорашып белешүләр, шулай ук stat.gibdd.ru сервисы тәкъдим иткән статистик мәгълүматларны исәпкә алып үткәрелде.

Беренче төркемгә 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булган, күбесендә үз илебездә җитештерелгән автомобильләрдә йөрүче яшьләрне үз эченә ала.

Икенче төркем 30-35 яшьлек, җитди машина йөртү стажы булган, үз илебездә һәм чит ил автомобильләрендә йөрүче ир-атлардан тора.

Тулы тикшеренү  “ПромРейтинг” агентлыгы сайтында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев