Татарстанда салкын тию аркасында 38 сыйныф карантинга ябылган
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда салкын тию аркасында 38 сыйныф карантинга ябылган

Казанда, Югары Осланда һәм Лениногорск районында мәктәп укучылары өйләрендә торып укыйлар.

 

Татарстанда ОРВИ аркасында 38 сыйныф аралашудан мәхрүм ителгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Барлыгы 38 сыйныф һәм 942 укучы"  - дип билгеләп үтте спикер.

Көчле респиратор вирус инфекцияләре аркасында 33 сыйныфны Казанда, дүртесе - Югары Осланда, берсе Лениногорск районында өйләрендә укырга җибәрделәр.

 

 


Нет комментариев