Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда сәнәгать парклары үсешен куәтләү өчен Финанс министрлыгы яңалыклар кертте

Тулыландырышы җитмеш проценттан кимерәк булган сәнәгать паркларына ярдәм күрсәтү ниятеннән, Финанс министрылы гаризалар кабул итә башлады.

Гаризалар кабул итү 5 нче июльдән башланды. Бу чаралар  авыл җирләрендә һәм зур шәһәрләрдә урнашкан инфраструктура мәйданнарының конкурентлык мөмкинлекләрен тигезләү, аларның эффектлылыгын арттыру өчен гамәлгә кертелде. Хәзерге көндә Татарстанда 105 сәнәгать паркы бар, әлеге мәйданнарда 1528 резедент-компания эш алып бара. Алар тарафыыннан 38 мең кешегә хезмәт урыны булдырылган. Мондый сәнәгать парклары муниципаль оешмаларның  үсешенә уңай йогынты ясый.  Авыл җирләрендә, шәһәрләрдә урнашкан сәнәгать паркларының үсеше бер үк дәрәҗәдә барсын өчен, Финанс министрлыгы тарафыннан, аларның үсешен куәтләү өчен яңа концепция эшләнде һәм ул Пезидент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланды. Әлеге яңалык кысаларында, республикадагы кече һәм  урта эшмәкәрлек 10 ел яңача салым ташламаларыннан файдалана алачак. Әлеге ташламаларга  керемгә булган салым ставкасы -1%ка, керем-чыгымныкы -5% ка азайтылу, төзелеш яки үзгәртеп кору өчен, 5% лы һәм биш елга кечкенә займнар бирү, субсидияләр буенча да яңалыклар кертелгән. Тулы мәгълуматны 8 (843) 524-90-90 алырга була. Гаризаларны дәүләт хезмәте порталында https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/equeue/mfc/authenticate?0=mfc- сылтамасы буенча бирергә мөмкин.

 

https://mert.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев