Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары эшли башлаячак

Татарстанның чикләүләрне юкка чыгаруның өченче этабына күчүе — Роспотребнадзор белән Сәламәтлек саклау министрлыгының килешеп эшләү нәтиҗәсе. Бу турыда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

17 августтан Татарстанда театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары һәм аквапарклар эшли башлаячак. Алар яртылаш кына тулы булырга тиеш.

Моннан тыш, хәзер ачык мәйданчыкларда да, биналарда да чаралар уздырырга мөмкин. Беренче очракта йөз кеше катнаша ала, икенчесендә 50 проценттан да артык кеше булырга тиеш түгел.

Шулай ук 25 процент кына тамашачы җыеп, спорт чаралары да үткәрергә рөхсәт ителә, ә биналарда үткәрелгән банкетларда илле кешедән артырга тиеш түгел.

 

 Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев