Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 38 яңа очрагы теркәлгән
Узган тәүлектә Татарстан коронавирусның яңа 38 очрагы ачыкланган.
17 кеше госпитализацияләнгән, 21 кеше өйләрендә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча карасак, узган тәүлектә 18 дән - 30 яшькә кадәр - 2 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 13, 50 дән - 60ка кадәр - 5, 60 тан – 70 яшькә кадәр - 10, 70 тән - 80гә кадәр – 7 очрак, 80 нән - 90 яшькә кадәр - 1 очрак теркәлгән.
Шәһәрләр географиясе: Казанда - 12 очрак, Чаллыда 7,
Лаешта - 4; Зеленодольск һәм Түбән Камада 2 шәр очрак;
Аксубай, Әлки, Әтнә, Буа, Биектау, Зәй, Кама Тамагы, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш , Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.
Республикада барлыгы 4 мең 152 очрак теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев