Татарстанда вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм декрет буенча максималь түләүләр арттырылды
Татарстанда «больничный» һәм декрет түләүләре буенча максималь түләүләр арттырылды.
Яңалык 2026 елның гыйнварыннан минималь хезмәт хакын арттыру нәтиҗәсендә үз көченә керде.
Хезмәткә яраксызлык кәгазьләре буенча көнгә максималь түләү хәзер 6 827 сум тәшкил итә. Ахыргы сумма уртача хезмәт хакына һәм стажга бәйле. Шулай итеп, сигез елдан артык стаж булганда больничный хезмәт хакының 100% тәшкил итәчәк, биш елдан сигез елга кадәр стаж булганда – 80%, биш елдан азрак булганда – 60 процент.
Хезмәткә түләүнең билгеләнгән минималь күләменнән (МРОТ)азрак акча алып эшләгән яисә иминият стажлары 6 айдан кимрәк булган очракларда, уртача көнлек хезмәт хакы МРОТтан чыгып исәпләнә. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме арттырылды, ул 27 093,00 сум тәшкил итте. Бу үз чиратында вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре буенча түләүләрнең минималь күләмен арттыруга йогынты ясады.
2025 елда вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр түләүгә социаль фондның Татарстан бүлеге 18,6 миллиард, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләргә - 5,1 миллиард сумнан артык акча күчерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев