Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда якын арада Covid-чикләүләрне йомшартырга җыенмыйлар

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе аркасында кертелгән чикләүләрне алга таба да йомшартырга җыенмыйлар.

 

«Якын арада чикләүләрне кичектерү планлаштырылмый. Исегезгә төшерәм, бездә тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) сезоны март аена кадәр дәвам итә. Шуңа күрә бүген бу мәсьәлә каралмый. Бүгенгә булган барлык чикләүләр — бүгенге эпидемия вазгыятенә туры килә. Әлегә барысы да сакланачак», — диде Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина спикер.

Аның сүзләренчә, чикләүләр вазгыять тотрыклана һәм авыру кими башлагач кичектерелергә мөмкин.

«Татарстан тарафыннан кертелүдән бигрәк, федераль норма ул. Сез беләсез, Россиянең Баш дәүләт санитария табибы карарында бу норма беркетелгән. Бүген тамаша-күңел ачу чаралары һәм җәмәгать туклануы объектларының эше 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр тыелган», — дип сөйләде Авдонина.

Роспотребнадзорның республика вәкиле искәрткәнчә, бу норма Татарстан Министрлар Кабинеты карарының соңгы үзгәрешләреннән соң калды.

https://tatar-inform.tatar/news/society/25-02-2022/tatarstanda-yakyn-arada-covid-chikl-l-rne-yomshartyrga-yenmyylar-5850174

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев